чэченне еш тарама чит кызларга карама

9deadf313e2778dab4ae7c2b61b5b826 Мобильные и смартфоны

Ни өчен кулларны еш юарга ярамый?

%D0%BA%D1%83%D0%BB

Кулларны еш юу тирене зарарлый һәм тора-бара яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, табиб-дерматолог Ирина Скорогудаевага сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

Табиб фикеренчә, сабын тирене зарарланудан һәм организмга зарарлы матдәләр үтеп керүдән саклый торган липид барьерын юып төшерә.

Ирина Скорогудаева кулларны бары тик кирәк булганда гына юарга киңәш итә. Мәсәлән, урамда, җәмәгать урыннарында йөргәннән соң. Соңыннан тиренең табигый барьерын торгыза торган крем сөртү мәҗбүри. Бу дым югалтуга каршы тора торган элпә булдыра һәм тирене корудан саклый.

Табиб липид барьеры структурасына якын булган кремнар сайларга киңәш итә. Алар яхшы табигый майлардан, холестерин, триглицеридлар кушылмасыннан, ирекле май кислоталарыннан, церамид яки керамидлардан торырга тиеш.

Табиб фикеренчә, чыннан да файдалы булган крем арзан тора алмый. Аның сүзләренчә, сыйфатлы кремның бәясе 500 сумнан башлана. Шулай ук белгеч кулларны озак юмаска куша.

«Детергент белән контакт вакыты — аның тирегә үтеп керүен көчәйтә һәм барьерны боза. Хирургларның кулларына күз салыгыз, алар кулларын гел эшкәртеп, чистартып торырга мәҗбүр. Тиреләрендә экзема өстендә экзема, бернинди кремнар да ярдәм итми», — диде эксперт.

Әмма ул коронавирус пандемиясе чорында кулларны озаграк юарга кирәк, юкса тиредәге бактерияләр юылып бетми, диде.

«Әгәр кеше өйдә утырган, берни һәм беркем белән дә контактта булмаган икән, кулларны сабын белән юу кирәкми дә, краннан аккан җылы суда чайкау да җитә», — диде Скорогудаева.

Табиб кулларны савыт-саба юа торган сыеклык белән юарга ярамый диде. Бу чаралар савыттагы майны бетерер өчен кулланыла.

«Шуңа күрә кешеләр савыт-сабаны перчаткасыз юганда тиредән берни дә калмый. Берьюлы тәлинкәдәге майны да юып, кулларны да саклап булмый, болар икесе ике төрле бурыч», — диде эксперт.

Шулай ук кулларны кер сабыны белән дә юарга ярамый, чөнки анда селтеле тирәлек була, ул липид барьерына тискәре йогынты ясый. Моның урынына кулларны йомшак, синтетик сабын белән юу яхшырак булыр. Мондый сабын начаррак күбекләнә, әмма тирене чистарта.

Мондый киңәшләрне үтәмәү кыска вакытлы һәм озакка сузылган проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Башта куллар корыячак һәм алар тизрәк картаячак. Алга таба экзема барлыкка килү куркынычы арта, тире кычыта, яргалана башлый.

Ирина Скорогудаева әйтүенчә, тиренең липид барьерын боза торган чараларны еш куллану организмны зарарлы матдәләр белән пычрата. Бу аллергия китереп чыгарырга һәм яман шеш ихтималын арттырырга мөмкин.

Источник

15 татарских скороговорок, чтобы ваш язык не заплетался

04E56474 A716 4503 9CE7 16DE21A5175A w250 r1 s

Лучшая практика фонетики – это скороговорки (тизәйткечләр)! Мы собрали 15 самых распространённых татарских скороговорок. Читайте и делитесь с друзьями.

1. Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы. Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.

2. Карамалының кара малаена чана карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул кара малай. Карамаласа карап кайт, карамаламаса карганганына, карганмаганына карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.

3. Җидегәндә җиде кыз,
Җиргә якын ул йолдыз.
Җиргә якын җидегәндә
Җиде йолдыз, җиде кыз.

4. Тукмаклашсалар, тукмакларын алып килсеннәр, тукмаклашмасалар, тукмакларын биреп торсыннар.

5. Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.
Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.

6. Кара Кәрим карга аткан, карга төшкән ак карга. Кара карганы карарга дип Кәрим төшкән ак карга.

7. Җылы җәйнең көннәрендә
Җәймә тау итәгендә
Җизни кызы Җәүһәрия
Җиләк җыя чиләгенә.

8. Чиялек чокырын чыккан чакта чи чияне чәйни-чәйни чикәләрем чатнады.

7. Бора – борауны борауны,
Борһан тишкән бураны.
Шул тишектән бураны
Тутырган кар бураны.

8C94B12C 9FF7 423E B891 619367E21A8A w100 r1

Ай-һай! 44 способа выразить эмоции татарча!

8. Синең мускул мускулмыни, мускул түгел ул-мыскыл. Менә Мостафа мускулы мускул дисәң дә мускул.

9. Дару белән өч шешә, шешә бавын теш чишә, шешә чишсәң теш шешә.

10. Җиләк, җиләк, җиләкләр,
Бик тиз тулмый чиләкләр.
Тулыр иде чиләге,
Юк бит аның җиләге.

11. Ат та йөри карда,
Карт та йөри карда.
Атның картасы бар,
Картның картасы бар.
Карта карап карт та
Арып калган артта.

12. Кулда тукмак,
Алыйк кер тукмап:
Тукта, тукта, тукмама,
Тукма, тукма, туктама!
Туктап тукмап булмый ул,
Тукмап тукмак тынмый ул.

13. Талга кунар бер тартар,
Ул тартарны тал тартыр,
Тартар басып талны тартыр,
Тал тартыр, тартар калкыр,
Тартар калкыр, тал тартыр.

14. Сезнең кызлар безнең кызларга киндер тукмаклашмакчылар иде. Тукмаклашырлар микән, тукмаклашмаслар микән?
Тукмаклашсалар, тукмакларын алып килсеннәр,
Тукмаклашмасалар, тукмакларын биреп торсыннар.

15. Җилбер-җилбер җилбәзәк,
Җилпәзәле илгәзәк.
Җәяүле дә, атлы да,
Җилфердек канатлы да.

Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Проект «Әйдә! Online. Изучаем татарский» предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое!

Если у вас есть предложения, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!​

Читайте также:  бояркино больница телефон озерский район

Источник

Войдите в ОК

КЫЯМ.
Куллар күкрәккә куела, уң кулыгызны сул кулыгыз өстенә куегыз (түбәндәге рәсемдәге кебек), карашыгызны түбәнгә, намазлыкка башны тидерәчәк (сәҗдә кылыначак) урынга юнәлтегез.Әлеге халәт кыям дип атала. Әлеге халәттә иң беренче «Сәнә» укыла.

«Сәнә»: «Сүбехәәнәкә Аллааһүммә үә бихәмдикә үә тәбәракәс-мүкә үә Тәгалә җәддүкә үә лә иЛләәһә гайрукь».
«Сәнә»дән соң «Тәгаүүз» әйтелә.

«Тәгәүүз»: «Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим»

«Сәнә» белән «Тәгәүүз» намаз башланганда гына укыла, намаз барышында бүтән укылмый.
«Сәнә» һәм «Тәгәүүз»дән соң «Фатиха» сүрәсе укыла. «Фатиха» сүрәсе намаздагы иң мөһим дога, ул намазның һәр рәкәгатендә укыла, аны дөрес ятлауга зур әһәмият бирегез.

«Фатиха» сүрәсе: «БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим. Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гааләмин. Әр-Рахмәәнир-Рахииим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләд-даааалиин. Әмииин.

«Фатиха» сүрәсеннән соң, Коръәннән берәр кыскарак сүрә, яисә 3 аять кадәр Коръән укылыр. Безнең мисал өчен, иң кыска сүрәләрнең берсе булган «Кәүсәр» сүрәсе булсын. Игътибар итегез икенче сүрә алдыннан «БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим» әйтелми.

«Кәүсәр» сүрәсе болай укыла: «Иннәә әгътайнәкәл кәүсәр фәсалли ли Раббикә үәнхәәр иннә шәниәәкә һүәәл әбетәр».

РӨКҮГЪ.
«Кәүсәр» сүрәсен укып бетерү белән тәкбир әйтегез (аллаһу әкбәр) һәм рөкүгъ кылыгыз.
Рөкүгъ — алга иелү була. (рәсемне карагыз). Ир-атлардан аермалы буларак хатын-кызларга артык нык иелергә кирәкми, тезләр бөгелебрәк торыр, тезгә таянганда кул бармаклары арасы ябык булырга тиеш. Ирләр рөкугка иелгәндә, гәүдәсе белән аяклары 90 градус чамасы туры почмак ясаса, хатын-кызлар 45 градуска гына иелә.

Рөкугта вакытта өч мәртәбә: «Сүбехәәнә Раббиәль газыйм» дип әйтелә. Барлык намазларда, барлык рәкәгатләрдә рөкугъ, бертөсле кылына

КАГЪДӘ.
Беренче рәкәгатьтән аермалы буларак, барлык намазларда да, икенче рәкәгатьтә, сәҗдәдән соң кагъдәгә утырып «Тәшәһһүд» укыла.

«Тәшәһһүд»: «Әттәхийәтү лиЛләәһи үәс-салаүәтү үәт-тайибәт. Әс-Сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбийү үә РахмәтүЛлааһи үә бәракәтүһ. Әс-Сәләәмү галәйнә үә галә гыйбәдилләһис-салихин. Әшһәдү әллә иләһә илләЛлааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ».

«Тәшәһүд» укылгач намазның өченче рәкәгатенә торып басасыз.
Өченче рәкәгать.
КЫЯМ.
Өченче рәкәгать тә «Фатиха» сүрәсен уку белән башлана:

«БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим. Әл-хәмдү лиЛләәһи Раббил гааләмииин. Әр-Рахмәнир-Рахииим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләд-даааалиин. Әмииин.
Өченче рәкәгатьтә, «Фатиха»дан соң башка сүрә укылмый.

Источник

Чэченне еш тарама чит кызларга карама

deactivated 50

Сорау. Әгәр тота алмаган уразалары булып, кеше үлеп китсә, аның балаларына, я туганнарына ни эшләү кирәк?

Җавап. Әгәр кеше тере, сау-сәләмәт вакытында ураза тотучылардан булып, хасталык, я картлык сәбәпле уразасының берничә көне генә тотылмыйча вафат иткән булса, аның өчен фидия садакасын бирү хәерлерәк. Фидия садакасы мәетнең тере вакытта бер мәртәбә ашавының бәясеннән чыгып санала.
Мөселман кеше үзе үлгәнче калган туганнарына, я якыннарына васыятында, ничә көн тота алмаган уразалары эчен фидия садака бирергә әйтеп калдыру, әлбәттә, хәерлерәктер. Фидия садакасын мәрхүм үзе калдырмаган булса, туганнары үзләренең малларыннан аның исеменнән фидия садакасын бирә алалар.
Әгәр дә кешенең мөмкинчелекләре булып та, уразага тиешлечә игътибар бирмичә үлеп киткән булса, туганнарыннан берсе аның тотмаган уразаларын тотар, яки тотмаган бер көне өчен бер мескенне ашатыр.
Пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән: “Әгәр кем булса тотмаган уразасы була торып үлеп китсә, туганнары аның өчен ураза тотсын”, – дигән.[31]

Сорау. Ураза тотар өчен ничек дөрес ниятләргә? Бармы аның нинди булса догалары?

Сорау. Кеше сау-сәләмәт булып, башка елларда калган уразалары өчен фидия садакасы гына бирсә ярамыймы?

Җавап. Юк. Ярамый, чөнки сау-сәләмәт, ураза тотардай булган кеше калган уразаларын каза кылырга тиеш. Хасталанган, я картайган, киләчәктә берничек тә ураза тотарга мөмкинчелеге булмаганы билгеле кешеләргә генә фидия бирү ярар.

deactivated 50

Сорау. Намаз укымыйча ураза тоту дөресме?

Җавап. Намаз уку, Коръәндә язылган,[33] мөселманнарга фарыз иттереп билгеләнгән динебезнең бер гамәледер. Монысын белә торып намаз укымау зур гөнаһтыр.
Ураза тоту да, шулай ук, Аллаһның кушканы.[34] Аллаһның кушкан нәрсәләренең берсен эшләп икенчесен калдыру – кешенең Аллаһка ышануының зәгыйфь икәнлеген күрсәтә. Иманы зәгыйфь булган кеше, совет заманында үсеп, әби-бабайлар тоткан динне онытып, наданлык аркылы белер-белмәс мин мөселман дип, укып түгел, күбрәге безнең бабайлар шулай кылганнар, без дә шулай дип, ишетмештән калган динне тотучылардыр.
Шуны да әйтик, совет заманында динне тотарга ярамаган, Аллаһ сүзен сөйләргә курыкканнар, муллаларны әсирлеккә алып киткәннәр, я атып үтергәннәр. Ләкин бүгенге көндә тормыш башкача, дин тотасыңмы-юкмы, нишлисең, берәү дә сиңа ни дә әйтми. Яхшыдан-яхшы китаплар чыга, мәдрәсәләр бар, мәчетләр ачык, ләкин динсез гайләдә туган, дини тәрбия күрмичә үскән баланың дингә адым атларга кайдан теләге тусын?!
Шуңа күрә, бу сорауга шулай җавап бирик. Ураза тотарга теләге булган кешенең, намаз укымыйча ураза тотуың кабул булмый диеп, ураза тотудан күңелен кайтару дөрес эш булмас.
Кем дә булса, намаз укымыйча ураза тота икән, тотсын. Аның ураза тотуы, тотмавыннан күпкә хәерлерәк. Ләкин, чын мөселман һәр вакытта Аллаһның кушканнарын үтәүдә тагы да алга адым атларга тырыша, туктап калмый. Кыямәт көненә ышанган, кыска гомернең кадерен белә торган акыллы кеше, Аллаһы тәгалә кушкан бетен әмерләрне үтәргә тырышыр

deactivated 50

Сорау. Караңгылык төшми торган, төннең кыска булган җәйге вакытларда ничек ураза тотарга?

Җавап. Шундый очракларда караңгы төн сәгатьләре булган якын бер шәһәрнең ураза вакытына турылап ураза тоту дөрес саналыр. Кайбер галимнәребезнең әйтүе буенча, кояш батмый торган урыннарда, Мәккә шәһәрендә ураза тоткан кебек ураза тоту да мөмкин вә дөрес була.

Сорау. Рамазан аенда юлга чыгып уразаны казага калдыру дөресме?

Җавап. Ниндидер бер сәбәп белән үзенең өеннән 90 чакрым ераклыкка, яки тагы да ерагырак җиргә юлга чыккач, авылның, я шәһәрнең чигеннән узу белән – кеше мөсафир санала.
Мөсафир дүрт рәкәгатьле фарыз намазларны ике рәкәгать итеп укый. Мөсафирга Рамазан аендагы фарыз уразасын казага калдырырга, һәм мөсафирлар өчен динебезнең башка җиңеллекләрен кулланырга мөмкин.
Бу динебез буенча каралган җиңеллекләр мөсафирның киткән юлыннан кире кайту вакыты билгеләнгән кадәр дәвам итә. Кайту вакыты билгеләнмичә берничә ай узса да – кеше мөсафир хөкемендә саналыр.
Әгәр дә мөсафир барачак җирендә 15 көннән күбрәккә калырга ният белән юлга чыккан булса, шул җиргә барып җитүе белән мөсафирлыктан чыга. Уразасын да, намазларын да тулысынча үтәргә тиешле була.

Читайте также:  водопад картинки красивые на телефон

deactivated 50

Сорау. Йөкле хатыннар ураза тотарга тиешме?

Җавап. Йөкле хатыннар үзләренең хәлләренә карап, табиблар рөхсәте белән ураза тота алалар. Әгәр ураза тоту саулыкларына, я туачак балага зарары килүе мөмкин булса, ураза тотмаслар. Рамазан ае беткәннән соң, мөмкинчелек булу белән калдырган көннәрен ураза тотырлар. Бала ашатучы хатын ураза тотып, сөте бетүдән курыкса, шулай ук уразасын каза кылыр. Бала ашату, я сәләмәтлек сәбәбе белән ураза тотырга мөмкинчелек булмаса, фидия садакасы бирелер.

Сорау. Хатыннар, айлык күремнәре сәбәпле калдырган уразаларын тотарга тиешләрме?

Җавап. Хатыннар, айлык күрем вакытларында ураза тотмаслар, күремнәр бетү белән уразаларын дәвам итәрләр, Рамазан ае беткәч калдырган көннәрен тотып бетерергә тиешле булалар

deactivated 50

Ирек мәйданы гәҗитеннән алынган материал.
“АВЫРУЛАРЫ КӨЧӘЯЧӘГЕН БЕЛӘ ТОРЫП УРАЗАГА КЕРҮ ГӨНАҺ”

Быелгы ураза ае авыл җирендә тулы куәтенә урып-җыю, терлек азыгы хәстәрләү вакытына – урак өстенә туры килде. Өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрнең дә күзне камаштырып ымсындырган чагы. Барыннан да бигрәк җәйге озын көннәрдә корылыкка, гадәттән тыш эсселеккә түзү гыйбадәттәге мөселманнарны төрле сынаулар алдына куя. Шуңа сәламәтлекләре аеруча сизгер һәм хроник авырулары булган кешеләргә уразага кергәнче, иминлекләре хакында ныклап уйларга кирәк.

Рамазан ае уразасы сәламәтлеге мөмкинлек биргәннәрнең тәненә сихәт иңдерә, организмны төрле шлаклардан чистарта. Доктор Хельмут Лютзнер: “Ураза – организмда еллар буе тупланган пычракны, агулы матдәләрне тышка чыгару өчен иң уңай ысул”, – дисә, ураза тоткан кешеләр белән махсус тәҗрибәләр уздырган һәм үзе дә ураза тоткан доктор Бухингер: “Уразада фикерләремне бер системага сала алдым, көнлек психологик киеренкелек шактый азайды. Гәүдәмдә җиңеллек тойдым”, – ди. Саулыкка кагылышлы һәм ураза тотуга бәйле хөкемнәр хакындагы сорауларыбызны Татарстан диния нәзарәтенең медицина бүлеге җитәкчесе Айрат хәзрәт ХӘКИМОВка юлладык.

deactivated 50

– Айрат хәзрәт, быел көннәр аеруча эссе. Ураза вакытында елга-күлләрдә су коенырга, мунча керергә ярыймы?
– Елгада озак итеп онытылып, ләззәтләнеп, чумып су коенырга, шулай ук озаклап мунчада тоткарланырга ярамый, билгеле. Мунчада һәм елгада тиз генә су коенып алырга мөмкин.

– Көнгә ничә тапкыр госел коенсаң да ярыймы?

– Ярый. Намаз укыр алдыннан да тәһарәтләнәбез, госел коенабыз бит. Әмма су йоткылыкка китмәскә тиеш.

– Быелгы һава шартларында аеруча кайсы авыруларга уразага керү куркыныч?

– Иң элек шикәр авырулыларга, гомумән, эндокрин системасы тәртиптә булмаганнарга, йөрәк-кан тамыры авырулары белән интегүчеләргә, инсульт, инфаркт кичергәннәргә, яман шеш, лейкоз һәм авыр стадиядәге җитди төс алган хроник авырулары булганнарга уразага кергәнче саулыклары хакында төптән уйларга киңәш итәр идем. Чирләре көчәячәген белә торып уразага керү гөнаһ.

– Үзен саулыгы ягыннан бик үк яхшы хис итмәгән кеше кояш баеганнан соң дару куллана һәм укол кадата аламы?

– Кояш баеп, авыз ачканнан соң, сәламәтлек өчен кирәк булган барлык процедуралар да ярый – дару кабарга, укол кадатырга, төрле мазьлар белән сыланырга мөмкин.

– Озын эссе көннәрдә ничегрәк тукланырга?

– Хәләл ризыкларның барысын да ашарга ярый. Сәхәрдә итле һәм йомырка кебек аксымга бай булган азыклар, сыр, бавыр кебек туклыклы, хәл кертердәй, витаминнарга бай ризыклар белән туклану хәерле, әмма көне буе ач торасы дип көчләп ашарга ярамый. Эчәсене китергән тозлы, артык майлы ризыклар белән мавыкмаска кирәк. Компот кебек сусауны баса торган салкынча, витаминнарга бай сок һәм суларны эчәргә була. Көнозын ач торганнан соң авыз ачканда кисәк күп ашаудан да организмга зыян килергә, ул кайбер авыруларга сәбәпче булырга мөмкин, шуңа ашыкмыйча аз-азлап ашагыз.

Источник

Намазга бәйле 21 сорауга җавап: нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый?

22585a35a838b4946eba112c060951b8

Намазыбыз кабул булсын өчен, аны дөрес итеп укырга тиешбез. Гыйбадәтебезне үтәгәндә хата-ялгышларыбыз да булмый калмыйдыр. Намаздагы җитешсезлекләрне төзәтү мөмкинлеге бармы?

Иманлы җеннәр дә намаз укый

Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә: «Кыямәт көнендә кешедән иң беренче эш итеп намаз турында сораячаклар. Әгәр дә ул яхшы (җиренә җиткереп укылган) булса, аның бөтен гамәле дә яхшы була, әгәр дә ул начар булса (укылмаган), аның бөтен гамәле дә начар булачак», – ди. Намазыбыз кабул булсын өчен, аны дөрес итеп укырга тиешбез. Гыйбадәтебезне үтәгәндә хата-ялгышларыбыз да булмый калмыйдыр. Намаздагы җитешсезлекләрне төзәтү мөмкинлеге бармы? Сәфәр вакытында намазны ничек укырга тиешбез? Намазга кагылышлы әлеге һәм башка сорауларны без Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаевка юлладык.

– Хәзрәт, олы яшьтәге бер апа: «Намазны үзем белгәнчә генә утырып укыйм. Аның аерым тәртипләре бармы икән? Намазым кабул булырмы дип шикләнәм», – дип язды. Сезнең киңәшегезне ишетәсе килә.

– Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Авыру кеше намазын басып укый алмаса, утырып укысын, утырып та мөмкин булмаса, ятып укысын», – дигән. Намазны утырып уку төрлечә булырга мөмкин. Кемдер аны басып укый, әмма төрле сәбәпләр белән сәҗдәгә китә алмый. Ул кеше намазны басып укый, рөкугъны да басып кыла алса, баскан килеш үти, сәҗдәгә китәр алдыннан урындыкка утыра да сәҗдәне ишарә рәвешендә кыла. Бөтенләй басып торып укый алмаса, утыра. Рөкугъта азрак иелә, ә сәҗдәдә күбрәк иелергә тиеш була. Шул рәвешле намазны ишарә белән укый.

Читайте также:  отдел образования людиново телефон

– Ашыккан вакытта намазның фарызын гына укырга ярыймы?

– Ашыгыч эше булганда, чыгып китәргә туры килгәндә, фарызны гына да укырга була. Аллаһы Тәгалә каршында аның бурычы төшкән санала. Әмма да ләкин кеше моңа гадәтләнергә тиеш түгел. Намазны сөннәтләре белән бергә җиренә җиткереп укырга кирәк.

– Ир-атларга намазны кыска җиңле күлмәк киеп укырга рөхсәт ителәме?

– Рөхсәт ителә, тик озын җиңле булса хәерлерәк.

– Ә түбәтәйсез?

– Түбәтәйсез намаз дөрес, әмма, алда әйткәнемчә, аны киеп укысаң яхшырак. Галимнәр әйтүенчә, намазның зиннәте өч киемнән тора: берсе – аскы өлешне, икенчесе – гәүдәне, өченчесе башны каплау.

– Ни өчен намазны көзге каршында уку тыела?

– Көзгедән кеше үзен күрә һәм ул үзенә сәҗдә кылган кебек була. Бу да мәкрух эш санала.

– Намазны күзне йомып укырга ярамый дигән сүз дөресме?

– Асылда күзне йоммыйча уку сөннәт булып тора. Хискә бирелеп, намаз турында уйланып йомылса, рөхсәт ителә.

– Әттәхият догасын укыганда бер бармакны күтәреп кую нәрсәне аңлата? Кемдер бармакны селкетеп алып, шайтанның башына сугып куярга кирәк дип тә әйтә.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) чынлап та бармагын күтәреп алган. Галимнәр аны кайсы вакытта күтәрүе турында төрлечә аңлата. Безнең мәзхәб галимнәре сүзләренчә, бармакны шәһадәт кәлимәсен әйткәндә күтәрәсең. Әмма аны селкетеп алып шайтан башына сугып аласың дигән хәдис дөрес түгел һәм аңа таянырга кирәкми.

– Мосафир намазы турында да аңлатып китегез әле.

– Өеннән чама белән йөз чакрым ераклыкта булган кеше мосафир хәлендә саналып, дүрт рәкәгатьле намазны ике рәкәгать итеп укый. Ашыкмаганда сөннәтләрен дә укый. Ашыккан очракта сөннәтне калдырса да була.

– Намаздагы хәрәкәтләр нәрсәне аңлата?

– Аның төгәл мәгънәсен һәм хикмәтен без белеп бетерә алмыйбыз. Ул – безнең Аллаһка гыйбадәт кылуыбыз. Һәм фәкать Аллаһ кына белүче. Сәҗдәнең мәгънәсе – Аның каршында түбәнчелекле булу.

– Ни өчен намаз гарәп телендә укыла?

– Бу да Аллаһның бер хикмәте. Бөтен мөселманнарның да намазлары бертөрле булу өчен намаз гарәп телендә укыла. Аны һәркем үз телендә укыса, шактый аерымлыклар булыр иде. Ул шулай ук Коръән һәм Пәйгамбәребез теле дә.

– Намаз укыганда авыз ачылса, аны кул белән капларга ярыймы?

– Галимнәребез, авыз ачылганда аны ничек тә ачмаска тырышырга кирәк, әгәр дә инде ачылса, кул белән капларга ярый, ди.

– Ир белән хатынның намазны бергә укуы мәҗбүриме?

– Җәмәгать савабына ирешергә теләсәң, бергә укуың хәерле, чөнки җәмәгать намазы ялгыз укудан егерме җиде дәрәҗә артык.

– Намаздагы рәкәгатьләр санында буталсаң, нишләргә?

– Бу очракта сәхү сәҗдә кыласың. Ул – намаздагы җитешсезлекләрне төзәтү өчен кылына торган сәҗдә. Үзеңнең өченче яки дүртенчеме рәкәгатьтә булуыңа шикләнсәң, күңелең дүртенчегә дип авыша икән, дүртенче рәкәгать дип тәгаенләп, намазны укып бетерәсең. Әгәр дә күңелең берсенә дә авышмаса, азрагын, ягъни өченче рәкәгатьне алып, намазны дәвам итәсең. Ә соңыннан сәхү сәҗдәсе кыласың. Моның өчен әттәхиятне укыгач, сәлам бирәсең һәм ике сәҗдә кылып, яңадан әттәхиятне укып, сәлам бирергә кирәк була.

– Шөкер сәҗдәсен кайсы очракта кылырга кирәк?

– Безнең мәзхәб галимнәре аның турында ике төрле фикер әйтә. Әбү Хәнифә, шөкер сәҗдәсе юк, намазы гына бар, ди. Ә шәкертләре, Пәйгамбәребезнең кайбер хәдисләренә таянып, Рәсүлебезгә шатлыклы хәбәр килсә, тәһарәтле килеш, ул кыйблага карап, шөкер сәҗдәсе кылган, диләр. Кешегә сөенечле хәбәр килеп ирешсә, ул, Аллаһка шөкер йөзеннән, сәҗдә кыла ала.

– Тиләвәт сәҗдәсе нәрсә ул?

– Коръәндә ундүрт урында сәҗдә аяте бар. Намаз эчендә яки Коръән укыганда шул аятьләрне укыса, ул тиләвәт сәҗдәсе кылырга тиеш була.

– Намазлыкны төреп алып куярга кирәк, ачык калса, аңарда шайтаннар намаз укый, имеш. Бу бер уйдырма гына түгелме?

– Намазлыкны төреп куярга кирәк, әмма шайтаннар намаз укымасын өчен түгел, ә чиста торсынга. Мәчетләрдә исә келәмнәр җыелмый, җәелгән килеш тора.

– Шайтаннар намаз укыймы соң?

– Җеннәр белән шайтаннар бер үк, тик шайтан дип имансыз җеннәргә әйтелә. Иманлы җеннәр дә була, алар чынлап та намаз укый. Шайтаннары исә намаз укучы кешеләргә комачаулый, аларны гыйбадәттән читләштерергә тырыша.

– Ни өчен җомга намазын өч тапкыр рәттән калдырырга ярамый?

– Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең бер хәдисендә, кем өч тапкыр рәттән бер сәбәпсез һәм гозерсез җомга намазына бармый кала, Аллаһы Тәгалә аның күңеленә мөһер сугар, диелә, ягъни бу кешедә тәүфыйк булмас, ул диннән дә ерагаерга мөмкин.

– «Каракның иң начары – үзенең намазыннан урлап ала торганы» дигән хәдис тә бар. Монда сүз кем турында бара?

– Намазны башын як-ягына карап укыган кеше турында шулай әйтелә. Ул намазны бозмый, әмма мәкруһ санала. Гәүдәсе белән борылгалап алса, намазы дөрес булмый, чөнки кыйблага карап баскач, боргаланырга ярамый.

– Ярадан кан чыкса, тәһарәт бозыламы?

– Тәһарәт намазның дөреслегенә шарт булып тора, шуның өчен без аңа да игътибарлы булырга тиеш. Кан агып чыкса, тәһарәт чынлап та бозыла. Бер тамчы гына кан чыкса һәм ул агып китмәсә, тәһарәтебез бозылмый.

– Тырнакны кискәч, тәһарәтне яңартырга кирәкме?

– Тырнак кисү дә, чәч алдыру да тәһарәтне бозмый.

Источник

Мобилка
Adblock
detector